Буа районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре арасында иң эре хуҗалык булган «Авангард» ҖЧҖендә узган ай азагында – агымдагы елның 26-28 мартында тракторларга һәм аларның тагылмаларына ел саен үткәрелергә тиешле техник тикшерү уздырылды. Әзерлек сызыгына 124 берәмлек үзйөрешле состав тәкъдим ителде. Үткәрелгән техник карау нәтиҗәсендә аларның барысы да диярлек файдалануга яраклы дип танылды. 22 берәмлеккә карата, ачыкланган хокук бозулар аркасында, тиешле техник тикшерү актлары төзелде. Билгеләнгән 20 көнлек срок тәмамлангач, актларда күрсәтелгән техника кабат техник карау узарга тиеш.
Үткәрелгән техник тикшерү йомгаклары буенча, механизаторлар һәм җитәкчелек алдында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге инспекторы Е.Г. Разбитнов чыгыш ясады. Үз чыгышында ул җибәрелә торган ялгышларга җентекле анализ үткәрде һәм киләчәктә аларның рөхсәт ителмәве турында сөйләде, шулай ук булачак язгы-кыр эшләрендә куркынычсызлык техникасы мәсьәләләрен билгеләде һәм аларны төгәл үтәүне таләп итте.
Үзләренә беркетелгән техниканы әзерләүгә аеруча җаваплы караган иң лаеклы механизаторлар акчалата бүләкләр алды.
Евгений Разбитнов – бүлек башлыгы, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.