Расланган техник карау графигы нигезендә, агымдагы елның 31 мартында Теләче муниципаль районының «Агролак» ҖЧҖендә үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник карау уздырылды.
Техник карауга 32 берәмлек техника күрсәтелде. Чара барышында тракторларның һәм үзйөрешле машиналарның техник торышы, аларның янгын сүндерү чаралары, аптечкалар, авария тукталышы билгеләре, тәгәрәп китүгә каршы терәкләр, шулай ук тагылмаларда саклау җайланмалары булуы һәм тормоз системасының эшкә сәләтлелеге тикшерелде.
Механизаторларның үзләренә беркетелгән техника белән эш итүгә тиешле категория буенча таныклыклары булу-булмавы тикшерелде.
Барлык тәкъдим ителгән техника тиешле дәрәҗәдә техник карау өчен әзерләнгән иде, шуңа күрә барысы да еллык техник карау узды.
Илфар Баев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.