Азнакай муниципаль районының «АПТ» ДАҺБУ имтиханнар узды

2025 елның 31 марты, дүшәмбе

2025 елның 28 мартында Азнакай политехник техникумында «В, С, D, E» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде. Имтихан Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы Ш.М.Гаскәров һәм консультант – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы урынбасары А.В.Хрыкиннан торган комиссия тарафыннан кабул ителде.

Имтихан тапшыру өчен төркемдә 25 кеше заявка биргән иде. Имтиханның теоретик өлеше уку йортының махсус җиһазландырылган компьютер бүлмәсендә узды. Имтихан бирүчеләрнең үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәре тикшерелде. Практик өлеш трактородромда узды.

Имтиханны уңышлы тапшыручылар тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алачак. Кабат имтихан 7 көннән соң булачак.

 

Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International