Расланган график буенча Кукмара муниципаль районында «Вахитово» ҖЧҖ хуҗалыгында үзйөрешле машиналарга һәм аларның тагылмаларына техник карау уздырылды.
Техник карауның иң мөһим максаты – үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын имин эксплуатацияләүне тәэмин итү. Моның өчен һәм берәмлек эшкә сыйфатлы әзерләнгән, ә әлеге техниканың эксплуатациясе махсус укытылган персоналга тапшырылган булырга тиеш.
Номер агрегатлары, тракторчы-машинист таныклыклары да тикшерелде, инструменталь диагностика уздырылды. Янгын куркынычсызлыгына һәм техниканы имин эшләтү һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга махсус игътибар бирелде.
Алмаз Вәлиев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.