Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районында гражданнарны кабул итү

2025 елның 28 марты, җомга

Агымдагы елның 28 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы бүлегендә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Шамил улы гражданнарны шәхсән кабул итте.

Барлыгы 6 кеше кабул ителде. Кабул итү барышында үзйөрешле техниканы дәүләт теркәвенә алу мәсьәләләре, тракторчы-машинист таныклыгын алу мәсьәләләре каралды.

Мөрәҗәгать иткән барлык гражданнарга җентекле аңлатмалар һәм консультацияләр бирелде, шулай ук дәүләт техник күзәтчелеге хезмәтләрен электрон рәвештә Дәүләт хезмәтләре сайты аша күрсәтүгә гариза бирү мөмкинлеге турында да мәгълүмат җиткерелде.


Алмаз Гыймазов - Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International