2025 елның 25 мартында «Татавтодор» АҖ Буа филиалындагы «Дрожжановский» юл ремонт-төзелеш идарәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлеге җитәкчесе – баш дәүләт инженер-инспекторы И.И.Шәйхатдаров катнашында үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын имин эксплуатацияләү буенча дәрес узды.
Дәрес барышында юл хәрәкәте иминлеге, гомуми файдаланудагы юлларда эшләгәндә юл-төзелеш машиналарын куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды. Кызгылт-сары төстәге ялтыравыклы маячкларның, тышкы яктылык приборлары һәм яктылык кайтаргычларның төзеклегенә һәм тәүлекнең караңгы вакытында юл-төзелеш техникасын эксплуатацияләүгә аерым игътибар юнәлтелде.
Шулай ук үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын алда торган техник тикшерүгә әзерлек мәсьәләләре һәм техник карау вакытында куела торган төп таләпләр каралды.
Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.