2025 елга район агросәнәгать комплексында техник тикшерүләр уздыруның план-графигы нигезендә, узган атнада әзерлек сызыгына «Гаврилова» ҖЧҖ - 13 бер., «Кощаковский» АХП ҖЧҖ - 20 бер., «Агрострой» ҖЧҖ - 6 бер. һәм «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ 75 берәмлек техниканы чыгарып куйды.
Техник тикшерү вакытында машиналарның техник торышына – тормозлар, тавыш сигналы, руль идарәсе, ут приборлары төзеклегенә, трактор-тагылманың иминият берләшмәләре булуына һәм аларның төзеклегенә игътибар бирелде, шулай ук медицина аптечкасы, янгын сүндерү җайланмасы, авария тукталышы билгесе, теркәү документларында тәкъдим ителгән номерлы агрегатлар белешмәләренең бер-берсенә туры килүе, механизаторларның тракторчы-машинист таныклыкларында тиешле категорияләре булуы тикшерелде.
Шулай ук барлык катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга юл куймау һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү теләкләре белән, Татарстан Республикасы буенча үзйөрешле техникадан файдаланганда булган юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде.
Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча, ачыкланган хокук бозулар буенча 6 техник тикшерү акты төзелде. Техник тикшерү узганнарга техник тикшерү узу турында таныклыклар биреләчәк.
Валерий Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.