2025 елның 27 мартында «Хузангаевское» ҖЧҖ карамагындагы үзйөрешле техникага ел саен үткәрелергә тиешле техник тикшерү уздырылды. Техник карауга 62 берәмлек техника күрсәтелде. Тикшерү барышында документлар, янгын сүндерү чаралары, тышкы ут приборлары, кызгылт сары төстәге маякчыклар, тәгәрәп китүгә каршы куела торган терәкләр һ.б. булуына игътибар бирелде. 5 берәмлек техникада аз гына хокук бозулар ачыкланды. Төзексезлекләр бетерелгәннән соң әлеге техникага техник карау узу турында таныклык биреләчәк.
Айдар Мусин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.