Арча муниципаль районында техник караулар дәвам итә

2025 елның 28 марты, җомга

2025 елның 27 мартында Арча районының «Курса МТС» ҖЧҖендә еллык техник карау графигы нигезендә үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга ел саен үткәрелергә тиешле техник карау уздырылды.

Техник тикшерүгә 36 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде.  Механизаторлар еллык техник тикшерүгә әзерләнүгә җаваплы караганнар, техника куелган таләпләргә туры килә иде һәм бөтен техникага техник тикшерү узу турында таныклыклар биреләчәк.

Техник тикшерүгә йомгак ясап, механизаторларга һәм вазыйфаи затларга язгы кыр эшләрен башкарганда куркынычсызлык техникасын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча таләпләр турында аңлатылды.

 

Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International