Кайбыч муниципаль районындагы «Татавтодор» җәмгыятендә үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды

2025 елның 28 марты, җомга

«Татавтодор» АҖ Апас филиалы Кайбыч участогында үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Тикшерү барышында тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары тикшерелде, яктырту приборларына, арттан йөрү сигналларына, борылыш күрсәткечләренә, ялтыравыклы маякларның, тормоз системаларының, руль идарәсенең төзеклегенә аерым игътибар бирелде, чөнки махсус техника, һава шартларына карап, тәүлек буе эшләргә әзер булырга тиеш. Техник карау нәтиҗәләре буенча 9 берәмлек техникага техник карау узу турында таныклык биреләчәк, бер берәмлеккә техник карау акты төзелде.

 

Михаил Серебряков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International