2025 елның 27 мартында «Апас-Мол» ҖЧҖ базасында техник тикшерү уздырылды. Техник карауга 34 берәмлек техника китерелде. Алар барысы да янгын сүндерү чаралары, шулай ук медицина аптечкалары белән җиһазландырылган. Механизаторлар махсус кием-салым белән тәэмин ителгән. Техника яхшы дәрәҗәдә әзерләнгән иде.
Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Техник карауга йомгак ясап, механизаторларга, вазыйфаи затларга тагылмалы һәм габаритсыз техниканы эксплуатацияләгәндәге таләпләр турында аңлатылды.
Ирек Солтанбәков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.