Агымдагы елның 27 мартында Кече Кибәхуҗа авылында «Игенче» ҖЧҖ базасында тракторларга һәм тагылмаларга күрсәтмә техник карау уздырылды.
Ел саен уздырыла торган техник тикшерүгә 30 берәмлек техника тәкъдим ителде. Чара барышында тракторларның һәм үзйөрешле машиналарның техник торышы, аларның янгын сүндерү чаралары, аптечкалар, авария тукталышы билгеләре, тәгәрәп китүгә каршы терәкләр, шулай ук тагылмаларда саклау җайланмалары булуы һәм тормоз системасының эшкә сәләтлелеге тикшерелде.
Механизаторларның үзләренә беркетелгән техника белән эш итүгә тиешле категория буенча таныклыклары булу-булмавы тикшерелде.
Барлык тәкъдим ителгән техника техник карауга тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Чара нәтиҗәләре буенча нәтиҗәләр ясалды һәм киңәшләр җиткерелде.
Илфар Баев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.