Тракторчы-машинист – кирәкле һәм мактаулы һөнәр

2025 елның 28 марты, җомга

26 мартта «Багира» ҖЧҖ предприятиесендә Кама Тамагы урта мәктәбендә «В», «С», «D» категориясендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары үткәрелде.

Кабул ителгән 68 кешенең 53е төрле категорияләр буенча имтиханнарның теоретик һәм практик өлешләрен уңышлы тапшырдылар.

Шулай ук имтиханнарны «D» категориясе буенча элеккеге төркемнәрдән 4 кеше кабат тапшырды. Имтихан тапшыручыларның яшь контингенты – 1964 елда туганнардан алып 2006 елда туганнарга кадәр.

Хәмит Гайнуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International