2025 елның 26 һәм 27 мартында Әтнә районында «Таң» АХҖК һәм Фәйзи Галиев ис. АХҖК хуҗалыкларында техник караулар үткәрелде. Хуҗалыкларда барлыгы 52 һәм 49 берәмлек трактор һәм тагылма бар иде. 40 һәм 44 машина техник карауны уздып, бу хакта таныклык алачак, калганнары техник карау актлары алачак һәм кисәтүләрне бетергәннән соң кабат тикшереләчәк.
Шулай ук техник карау вакытында заманча тенденцияләр яктылыгында техниканы эксплуатацияләүнең кайбер проблемалары ачыклана. «Таң» АХҖК хуҗалыгында, республикада беренчеләрдән булып, җитештерү процессларын цифрлаштыру кертелгән, шул исәптән үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү өлкәсендә дә. Техниканың эшен тикшереп тору һәм исәпкә алу видеокамералар ярдәмендә алып барыла, алар тракторларның алгы өлешендә кабатлана торган номер билгеләрен куллану зарурлыгын тудыра, бу исә машиналарны эксплуатацияләүнең гамәлдәге кагыйдәләре белән аерым каршылыкларга китерә.
Рафил Сабиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.