Техник карау графигы нигезендә, 2025 елның 27 мартында «Николашкино» ҖЧҖендә үзйөрешле техникага техник карау узды.
Тикшерү барышында ике механизаторда тракторчы-машинист таныклыгының вакыты узган булуы ачыкланды. Хуҗаларга таныклыкларны тизрәк алмаштыру буенча киңәшләр бирелде. Гомумән алганда, хуҗалык язгы кыр эшләренә яхшы әзерлек күрсәтте.
Персонал белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү һәм техникадан имин файдалану буенча әңгәмә үткәрелде. Кисәтүләрсез карау узган техникага якын көннәрдә техник карау узу турында таныклык биреләчәк.
Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә рөхсәт бирү һәм тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыгы бирү кагыйдәләрен раслау турында» 1999 елның 12 июлендәге 796 номерлы карарының 34 пункты нигезендә тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыгы 10 елга бирелә.
Руслан Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.