График нигезендә, 2025 елның 27 мартында «Минзәлә таңнары» агрофирмасы» ҖЧҖ хуҗалыгында Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан 39 берәмлек тракторга һәм аларның тагылмаларына техник карау уздырылды. Техник карау вакытында куела торган таләпләрдән тайпылышлар ачыклану сәбәпле, 5 берәмлекне кабат карау өчен тапшырырга кирәк булачак.
Бүгенге көндә Минзәлә районында язгы кыр эшләрендә катнашучы техниканың 57% өлеше техник тикшерүгә тапшырылды. Барлык хуҗалыкларда да тикшерүне үткәргәндә машиналарны имин эксплуатацияләү, тагылмалар һәм киң колачлы агрегатлар составында гомуми билгеләнештәге автомобиль юллары буйлап үзйөрешле машиналарның йөрү куркынычсызлыгы мәсьәләләре күтәрелә.
Ринат Гыйльманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.