Бөгелмә аграр көллиятендә кабат имтиханнар

2025 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

2025 елның 27 мартында «Бөгелмә аграр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре бүлеге дәүләт инженер-инспекторы С.А.Попов «В, С, Е» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына кабат имтихан алды. Имтиханда үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алу өчен әзерләү һәм яңадан әзерләү белән шөгыльләнүче белем бирү учреждениесе вәкилләре катнашты. Имтиханнарның нәтиҗәләре беркетмәгә теркәлде.  26 кандидатның 3се килмәде, 8 кандидат имтиханны тапшырмады.  Калганнар барысы да имтиханны уңышлы тапшырдылар.

 

Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International