2025 елның 26 мартында, техник тикшерү уздыру графигы нигезендә, «Татавтодор» АҖ предприятиесендә техника тикшерелде. Техник карауга 37 берәмлек техника күрсәтелгән иде. Барлык техника янгын сүндерү чаралары, шулай ук медицина аптечкалары белән тәэмин ителгән.
Техника яхшы дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Ирек Солтанбәков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.