2025 елның 27 мартында Азнакай муниципаль районының Югары Стәрле авыл җирлегендә физик затларның үзйөрешле машиналарына техник карау үткәрелде. Техник тикшерүгә 25 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле һәм квалификацияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр булу-булмавына аерым игътибар бирелде. Милекчеләр белән юл хәрәкәте иминлеге, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде, шулай ук милекчеләргә дәүләт хезмәтләре сайты аша электрон рәвештә дәүләт техник күзәтчелек хезмәтләре күрсәтүгә гариза бирү мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерелде.
Техник карау нәтиҗәләре буенча хуҗаларның техник тикшерүгә яхшы әзерләнүе билгеләп үтелде. Барлык тәкъдим ителгән техника тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән, төзек һәм аңа техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.
Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.