2025 елның 26 мартында Арча районының «Возрождение» АФ ҖЧҖ үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга чираттагы еллык техник карау уздырылды. Техник карау өчен 58 берәмлек техника тәкъдим ителде. «Возрождение» АФ ҖЧҖ механизаторлары ел саен үткәрелергә тиешле техник тикшерүгә сыйфатлы әзерләнәләр, техника куелган таләпләргә туры килә һәм аңа техник тикшерүне узу турында таныклыклар биреләчәк.
Тракторчылар белән язгы кыр эшләрен башкарганда куркынычсызлык техникасын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча әңгәмә үткәрелде. 2024 елда Татарстан Республикасы буенча транспорт катнашында булган юл һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары буенча мисаллар китерелде.
Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.