Сутягин Р.В. һәм Яганев Е.П. КФХ хуҗалыкларында үзйөрешле техниканы тикшерү

2025 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

2025 елның 26 мартында Сутягин Р.В. һәм Яганев Е.П. крестьян-фермер хуҗалыкларында 18 берәмлек үзйөрешле техникага ел саен үткәрелергә тиешле техник тикшерү уздырылды. Техник карау вакытында Хөкүмәтнең 2013 елның 13 ноябрендәге 1013 номерлы карары нигезендә  техниканың техник торышы, номерлы агрегатларны чагыштырып теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыклары, медицина аптечкасы, янгын сүндерү чаралары булу-булмавы тикшерелде.

Тикшерү барышында кисәтүләр булды, алар урында бетерелде.
Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

 

Айдар Мусин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International