2025 елның 26 мартында, расланган график нигезендә, Сарман районының «Сарман» агрофирмасы» ҖЧҖендә ел саен үткәрелергә тиешле техник карау узды.
Ел саен уздырыла торган техник тикшерүгә 31 берәмлек техника тәкъдим ителде. Техник тикшерү барышында тикшерелә торган техниканың техник торышы, номерлы агрегатларның туры килүе, янгын сүндерү чаралары, беренче ярдәм күрсәтү чаралары, йөртүчеләрнең идарә итү хокукына таныклыклары булу-булмавы тикшерелде.
Барлык тәкъдим ителгән техника төзек һәм аңа техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.
Техниканы караганнан соң механизаторлар белән техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү буенча әңгәмә булды, Татарстан Республикасы буенча әлеге төр техниканы эксплуатацияләгәндә юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде.
Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.