Техник карау үткәрү графигына ярашлы рәвештә, 2025 елның 26 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле районы бүлеге тарафыннан «АгроТрансПорт» ҖЧҖдә тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау үткәрелде. Оешма авыл хуҗалыгы эшчәнлеге белән шөгыльләнә, ягъни агросәнәгать комплексына керә.
Техник карау өчен 26 берәмлек техника, шул исәптән 23 берәмлек үзйөрешле машина тәкъдим ителгән иде. Техника яхшы дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Үзйөрешле машиналар янгын сүндерү чаралары, дару тартмалары, авария тукталышы билгеләре һәм кире чигенүгә каршы терәтмәләр белән комплектланган. Үзйөрешле машиналар белән квалификацияле механизаторлар идарә итә. 25 берәмлек техника техник карау узды, 1 акт төзелде.
Техник карауга йомгак ясап, механизаторларга, вазыйфаи затларга тагылмалы һәм габаритсыз техниканы эксплуатацияләгәндәге таләпләр турында аңлатылды.
Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.