2025 елның 24 мартында «Апас аграр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә «BCDEF категориясе буенча авыл хуҗалыгы җитештерүенең тракторчы-машинисты» һөнәре буенча уку төркемендә имтихан уздырдылар. Имтихан тапшыру өчен төркемдә 27 кеше гариза бирде, 21 кеше килде, 3 кеше имтиханны тапшырмады.
Имтиханның теоретик өлеше уку йортының махсус җиһазландырылган компьютер бүлмәсендә узды. Практик өлеш трактородромда узды.
Имтиханны уңышлы тапшыручылар тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алачак. Кабат имтихан 7 көннән соң булачак.
Ирек Солтанбәков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.