Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районында гражданнарны кабул итү

2025 елның 26 марты, чәршәмбе

Расланган график нигезендә, агымдагы елның 28 мартында Татарстан Республикасы  Мамадыш муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булачак.

Кабул итү вакыты – 09.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр.

Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Борһанов Альберт Шамил улы үткәрәчәк.

Белешмәләр өчен телефон: 8(85563) 3-35-89; 8(843) 221-77-85

 Гражданнарны кабул итү түбәндәге адрес буенча гамәлгә ашырылачак: Мамадыш шәһәре, Толстой ур., 23 йорт.

 

Алмаз Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International