Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районында гражданнарны кабул итү булды

2025 елның 26 марты, чәршәмбе

2025 елның 25 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә муниципаль районы бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Кадыйров Рәдис Рафил улы гражданнарны кабул итте.

Кабул итү вакытында 7 кеше техниканы теркәү һәм исәптән төшерү, имтиханнарны тапшыру һәм тракторчы-машинист таныклыгы алу, үзйөрешле машиналарга һәм техниканың башка төрләренә техник тикшерү үткәрү сораулары белән мөрәҗәгать итте.

Мөрәҗәгать иткән барлык гражданнарга җентекле аңлатмалар һәм консультацияләр бирелде, дәүләт техник күзәтчелек хезмәтләрен күрсәтүгә гаризаны электрон рәвештә Дәүләт хезмәтләре сайты аша тапшыру мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерелде.

Ринат Гыйльманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International