Татарстан Республикасының Яңа Чишмә муниципаль районында техник тикшерүләр үткәрелә

2025 елның 26 марты, чәршәмбе

2025 елның 24-26 мартында Яңа Чишмә муниципаль районының «Архангельский КФХ» һәм «Садыйков М.Х. КФХ» ҖЧҖ авыл хуҗалыгы формированиеләренең үзйөрешле машиналарына һәм тракторларына еллык техник тикшерү уздырылды.

Техник тикшерү барышында барлык кирәкле чаралар һәм машиналарның техник торышына тикшерүләр үткәрелде. Республика буенча тракторлар һәм үзйөрешле машиналар катнашындагы һәлакәтләр һәм юл-транспорт һәлакәтләре турында мәгълүмат җиткерелде, язгы кыр һәм урып-җыю эшләре вакытында техника куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау кагыйдәләре үтәлешенә басым ясалды.

Хуҗалыклардагы барлык техника тиешенчә әзерләнгән һәм квалификацияле механизаторлар белән комплектланган.

 

Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International