Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы буенча бүлеге тарафыннан язгы кыр эшләрен башлар алдыннан агросәнәгать комплексында һәм тракторларның күпләп гомуми файдаланудагы юлларга чыгуы, төзек булмаган техникадан файдалануга юл куймау максатында үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга тикшерү уздырыла. Тикшерүләр үткәргәндә машиналарның теркәлү белешмәләренә туры килүенә, техник торышына, янгын куркынычсызлыгы чаралары белән тәэмин ителешенә һәм таныклыкларына аерым игътибар бирелә.
2025 елның 25 мартында, расланган график нигезендә, Ерусланов А.Н. КФХ хуҗалыгында техник карау узды. Ел саен үткәрелергә тиешле тикшерүгә 6 бер. техника тәкъдим ителде. Барлык тәкъдим ителгән техника тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән, төзек һәм аңа техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.
Айдар Мусин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.