Алексеевск муниципаль районының «Кама-Логистик» ҖЧҖендә техник карау узды

2025 елның 25 марты, сишәмбе

Алексеевск муниципаль районында «Кама-Логистик» ҖЧҖендә ел саен уздырыла торган техник карау үткәрелде.

Ел саен уздырыла торган техник тикшерүгә 10 берәмлек техника тәкъдим ителде. Техник тикшерү барышында тикшерелә торган техниканың техник торышы, номерлы агрегатларның туры килүе, янгын сүндерү чаралары, беренче ярдәм күрсәтү чаралары, йөртүчеләрнең идарә итү хокукына таныклыклары булу-булмавы тикшерелде. Барлык тәкъдим ителгән техника төзек һәм аңа техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.

Техниканы караганнан соң техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү буенча әңгәмә булды, Татарстан Республикасы буенча әлеге төр техниканы эксплуатацияләгәндә юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде.

 

Әгъләм Тукмаков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International