Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының «Симет» җәмгыятендә күрсәтмә техник карау уздырылды

2025 елның 25 марты, сишәмбе

Агымдагы елның 25 мартында «Симет» ҖЧҖ базасында агросәнәгать комплексында күрсәтмә техник карау уздырылды. Чарага авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультантлары, шулай ук район авыл хуҗалыгы формированиеләренең инженер-техник хезмәткәрләре чакырылган иде. Барлыгы 21 берәмлек техника тәкъдим ителде. Тикшерү барышында тракторларның һәм тагылмаларның техник торышы тикшерелде. Һәр тракторда медицина аптечкасы, янгын сүндергеч, авария тукталышы билгесе булуы каралды. Тракторчыларның таныклыкларында тиешле категорияләр булу-булмавы тикшерелде. Чараның соңгы өлешендә катнашучылар белән техниканы имин эксплуатацияләү буенча тематик әңгәмә үткәрелде. 

 

Ильяс Ибраһимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International