Узган атнада районның АСК предприятиеләре техникасына техник карау дәвам итте. Техник карау өчен «Чишмә» ҖЧҖ, «Алга» ҖЧҖ, «Нур» ҖЧҖ, «Тамыр» ҖЧҖ, «Таң» ҖЧҖ хуҗалыкларының үзйөрешле машиналарын һәм тагылмаларын күрсәттеләр.
Тикшерү барышында тракторларның комплектлылыгына, яктылык җайланмаларының төзеклегенә, тормоз һәм руль системаларының төзеклегенә аерым игътибар бирелде. Шулай ук чәчү комплексларын ремонтлау һәм көйләү сыйфатын тикшереп тору, хезмәтне саклау һәм техника иминлеге мәсьәләләре дә каралды.
Карау өчен 220 трактор һәм аларга тагылмалар, үзйөрешле сиптергечләр тәкъдим ителде. 209 берәмлек техника техник карау узды, 11 берәмлек техникага төрле төзексезлекләр буенча техник карау актлары рәсмиләштерелде.
Техник тикшерү узганнарга техник тикшерү узу турында таныклыклар биреләчәк.
Чәчү эшләренә әзерләнүдә «Чишмә» ҖЧҖ, «Таң» ҖЧҖ, «Башак» ҖЧҖ лидерлар булдылар. Алар иң югары әзерлек күрсәттеләр.
Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.