2025 елның 25 мартында «Татавтодор» АҖнең Апас филиалында юл хәрәкәте иминлеге буенча дәрес узды. Дәрес барышында теркәлү, таныклыклар бирү, аларны алыштыру, шулай ук квалификация күтәрү мәсьәләләре күтәрелде. Үзйөрешле машиналарның һәм техниканың башка төрләренең техник торышына һәм эксплуатациясенә карата таләпләргә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Дәрестә катнашучыларның сорауларына тулы җаваплар бирелде. Дәреснең максаты – юлларда бәхетсезлек очракларына юл куймау.
Әлеге чарада Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас МР буенча бүлеге башлыгы И.Ф.Солтанбәков, Россия ЭЭМның Апас районы буенча дәүләт автоинспекциясе бүлеге башлыгы Р.В.Гәрәев, баш механик А.В.Карасев катнашты.
Ирек Солтанбәков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.