Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының «Цильна» ҖЧҖ техник карау уздырылды

2025 елның 25 марты, сишәмбе

2025 елның 24 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле районы бүлеге тарафыннан «Цильна» ҖЧҖендә тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм аларның тагылмаларына техник карау уздырылды.

Техник карау өчен 58 берәмлек техника, шул исәптән 4 берәмлек фронталь төягеч тәкъдим ителгән иде. Хуҗалык ел саен Татарстан Республикасы буенча язгы кыр эшләрен беренчеләрдән булып төгәлли. Бүгенге көнгә күпьеллык үләннәрне һәм көзге культураларны тукландыру 100% төгәлләнгән. Техкарау барышында тракторларның һәм аларга тагылмаларның имин, авариясез эксплуатациягә техник яктан туры килү-килмәве тикшерелде. Үзйөрешле машиналар янгын сүндерү чаралары, дару тартмалары, авария тукталышы билгеләре һәм кире чигенүгә каршы терәтмәләр белән комплектланган. Үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә тиешле категориядәге квалификацияле механизаторлар кертелгән.

55 берәмлек техника техник карау үтте, 3 берәмлек техникага техник карау актлары рәсмиләштерелде.

Техник тикшерүгә йомгак ясап, механизаторларга, вазыйфаи затларга тагылмалы һәм габаритсыз техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү таләпләре турында аңлатылды.

 

Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International