Лениногорск нефть техникумы мототранспорт чараларын йөртүчеләр төркемен укытып чыгарды. Агымдагы елның 21 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы бүлеге дәүләт инженер-инспекторы И.Н.Галимов, Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге дәүләт инженер-инспекторы С.А.Попов белән берлектә укучылардан имтихан кабул ителде. Имтиханның теоретик өлеше учреждениенең уку кабинетында узды, биредә курсантлар имтихан билетларын «Гостехнадзор-Экзамен» мәгълүмати системасында хәл иттеләр. Практик өлештә имтихан бирүчеләрнең кар-сазлык машинасын йөртү күнекмәләре тикшерелде.
Имтихан тапшырырга гариза биргән 14 курсантның 13е килде, 11е имтиханны уңышлы тапшырды. Имтиханны уңышлы тапшыручылар АІ категорияле тракторчы-машинист таныклыклары алачак. Имтиханга килмәгәннәр һәм беренче тапкырдан имтиханны тапшыра алмаучылар өчен кабат чара билгеләнде.
Илнур Галимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.