Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының «Агролак-К» ҖЧҖендә күрсәтмә техник карау узды

2025 елның 24 марты, дүшәмбе

Техник тикшерүләр уздыруның план-графигына ярашлы рәвештә, 2025 елның 20 мартында «Агролак-К» ҖЧҖ 20 берәмлек техникасын күрсәтмә техник карау уздыру өчен әзерлек сызыгына тәкъдим итте. Әлеге чарага районның АСК инженер-техник хезмәткәрләре чакырылган иде. Хезмәтләрнең бу төре РФ Хөкүмәтенең «Үзйөрешле машиналарны һәм башка төр техниканы техник карау турында» 2020 елның 7 октябрендәге 1538 номерлы карарына нигезләнеп башкарылды.

Техник тикшерү вакытында машиналарның куркынычсызлык таләпләренә туры килгән техник торышына – тормозларның, тавыш сигналының, руль идарәсенең, яктылык приборларының төзеклегенә, трактор-тагылманың иминиятләштерү тоташтыргычларының төзеклегенә аерым игътибар бирелде. Шулай ук медицина аптечкасы, янгын сүндергеч, авария хәлендәге тукталыш билгесе, теркәү документларында күрсәтелгән номер агрегатларының туры килүе, механизаторларның тракторчы-машинист таныклыкларында категорияләрнең булуы һәм туры килүе тикшерелде. 

Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча, ачыкланган бозулар буенча 2 техник тикшерү акты төзелде.

Техник карап чыгуны уңышлы үткәннәргә техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

 

Валерий Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International