2025 елның 20 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле районы буенча бүлеге «Дрожжаное Рассвет Агро» ҖЧҖ тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм аларның тагылмаларына техник карау уздырды.
Техник карауга 35 берәмлек техника тәкъдим ителде. Техкарау барышында тракторларның һәм аларга тагылмаларның имин, авариясез эксплуатациягә техник яктан туры килү-килмәве тикшерелде. Үзйөрешле машиналар янгын сүндерү чаралары, дару тартмалары, авария тукталышы билгеләре һәм кире чигенүгә каршы терәтмәләр белән комплектланган. Үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә тиешле категориядәге квалификацияле механизаторлар кертелгән.
33 берәмлек техника техник карау узды, 2 берәмлек техникага техник карау актлары рәсмиләштерелде. Техник тикшерүгә йомгак ясап, механизаторларга, вазыйфаи затларга тагылмалы һәм габаритсыз техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү таләпләре турында аңлатылды.
Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.