2025 елның 24 мартында «ДОСААФ» Мөслим муниципаль берәмлеге базасында «АІ», «В», «С», «D» категорияләре тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтиханнар узды. Имтиханның теоретик өлеше уку йортының махсус җиһазландырылган компьютер сыйныфында үткәрелде. Практик өлеш «Трактородром»да үткәрелде. Имтихан тапшыруга заявка биргән 5 укучының 5се дә катнашты. Сынау тапшыручыларның гомуми саныннан 1 кеше машина эксплуатациясе буенча тапшыра алмады. Имтиханнарны уңышлы тапшырган затлар якын арада тракторчы-машинист таныклыклары алачак. Сынауны тапшыра алмаучылар өчен кабат имтихан кимендә 7 көннән соң булачак.
Имтихан тәмамлангач, киңәшмә барышында тракторчы-машинист таныклыгын алуда алга таба башкарылырга тиешле гамәлләр буенча мәсьәләләр каралды.
Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.