Арча муниципаль районы АСК хуҗалыкларында техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү

2025 елның 24 марты, дүшәмбе

2025 елның 20-21 мартында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә, Авыл хуҗалыгы министрлыгының механизация бүлегенең өлкән белгече И.Ф.Шәрәфиев җитәкчелегендә, районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы А.Ф.Хәбиров, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Г.Г.Касыймов, механизация буенча консультант - М.Г.Шәйнуров, Россельхозцентр җитәкчесе Д.Г.Булмакова катнашындагы комиссия Арча районында язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерде.

Тикшерү барышында тракторларның, чәчү агрегатларының әзерлегенә, чәчү комплексларын ремонтлау сыйфатына һәм көйләүгә, хезмәтне саклау мәсьәләләренә һәм куркынычсызлык техникасына аерым игътибар бирелде. Механизаторларны хезмәт хакы бәяләре белән таныштырдылар, язгы кыр эшләрендә мәшгуль эшчеләрне стимуллаштыру турындагы нигезләмәләрне җиткерделәр.

Әзерлекне бәяләү йомгаклары буенча алдынгылар билгеләнде: 1 нче урын – «Ватан» АФ» ҖЧҖ, «Кырлай» АФ» ҖЧҖ, «Северный» АХП» ҖЧҖ, 2 нче урын – «Игенче» АФ» ҖЧҖ, «Казанка» АФ» ҖЧҖ, «Яңарыш» АФ» ҖЧҖ, 3 нче урын – «Заря» АФ» ҖЧҖ, «Курса МТС» ҖЧҖ, «Ашытбаш» ҖЧҖ.

 

Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International