Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге

2025 елның 24 марты, дүшәмбе

Агымдагы елның 21 мартында Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында хуҗалыкларның 2025 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлеге буенча игълан ителгән республика конкурсы кысаларында АСК оешмалары арасында хуҗалыкларның әзерлек конкурсы узды.

«Татагролизинг» АҖ генераль директоры Җиһаншин А.И. җитәкчелегендә, Биектау районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Кәримов Р.З., Биектау районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Хаҗиәхмәтов А.А., «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы районара бүлеге башлыгы Смирнова Л. Г. катнашындагы комиссия Биектау муниципаль районы җитәкчеләре һәм баш белгечләре белән берлектә хуҗалыкларны карап чыктылар.

Комиссия эш барышында техниканың төзеклегенә һәм ел саен уздырылырга тиешле техник тикшерү уздыруга әзерлегенә бәя бирде, чәчү комплексларын ремонтлауның сыйфатына һәм җайга салуга, запас частьләр белән тәэмин ителешкә, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасының торышына аерым игътибар бирелде.

Конкурс йомгаклары буенча иң күп баллны «Бөреле» ЯАҖ алды, икенче урында — «Битаман» ҖЧҖ, өченче урында — «Агротехнологии» ҖЧҖ.

 

 

Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International