Лениногорск районында техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү

2025 елның 21 марты, җомга

Бүген, 21 мартта, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Р.Р.Кадыйров, Лениногорск муниципаль районында дәүләт техник күзәтчелек бүлеге һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре катнашында авыл хуҗалыгы техникасын кабул итү узды.

Эш вакытында комиссия үзйөрешле техниканың, тракторларның төзек булуына һәм туфрак эшкәртү техникасының, чәчү комплексларының эшчәнлегенә, ремонтлау машиналарының, янгын сүндерү машиналарының булуына, хуҗалыкларда хезмәтне саклау буенча кирәкле чаралар үтәлешенә, механизаторларның һәм махсус эшчеләрнең махсус киемнәр һәм химик саклау чаралары белән тәэмин ителешенә, орлык материалы булуына, минераль ашламалар туплауга игътибар юнәлтте. 

Чәчү эшләренә әзерләнүдә алдынгылар рәтендә: «Союз Агро» ҖЧҖ – җитәкчесе Ф.М. Шәйхетдинов, «Август Лениногорск» ҖЧҖ – җитәкчесе И.И. Гыйниятуллин, «Маркс» ҖЧҖ – җитәкчесе И.М. Ганиев.

 

Илнур Галимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International