«ДОСААФ» Буа муниципаль берәмлеге базасында төзелгән мототранспорт чаралары йөртүчеләрен әзерләү курслары тәмамланганнан соң, агымдагы елның 20 мартында көннең икенче яртысында «AI» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алуга чираттагы имтихан үткәрелде. Имтихан тапшыруда гариза биргән 4 кешенең 4се катнашты.
Компьютерлар белән җиһазландырылган уку кабинетында имтиханның теоретик өлеше үткәрелде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, уку һәм имтихан элек сатып алынган «Прием экзаменов Web. Гостехнадзор Экзамен» болыт системасын кулланып үткәрелде. Имтихан тапшыруда катнашкан барлык затлар да имтиханның теоретик өлешен уңышлы тапшырдылар.
Алга таба конкурсантлар имтиханның гамәли өлешенә кертелделәр, анда алар мотовездеход белән идарә итү күнекмәләрен күрсәттеләр.
Имтихан тәмамланганнан соң, кечкенә киңәшмә барышында тракторчы-машинист таныклыгын алуга бәйле алга таба эш итү мәсьәләләре каралды һәм гаризалар биргәндә дәүләт хезмәтләре порталыннан активрак файдаланырга киңәшләр бирелде.
Евгений Разбитнов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.