«Август-Муслюм» ҖЧҖендә ел саен үткәрелергә тиешле техник карау узды

2025 елның 21 марты, җомга

2025 елның 21 мартында, расланган график нигезендә, «Август-Муслюм» ҖЧҖендә ел саен үткәрелергә тиешле техник карау уздырылды.

Ел саен уздырыла торган техник тикшерүгә 11 берәмлек техника тәкъдим ителде. Техник тикшерү барышында тикшерелә торган техниканың техник торышы, номерлы агрегатларның туры килүе, янгын сүндерү чаралары, беренче ярдәм күрсәтү чаралары, йөртүчеләрнең идарә итү хокукына таныклыклары булу-булмавы тикшерелде.

Барлык тәкъдим ителгән техника төзек һәм аңа техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.

Техниканы карап чыкканнан соң, механизаторлар белән техниканы имин эксплуатацияләү буенча әңгәмә булды. Татарстан Республикасы буенча юл-транспорт һәлакәтләре һәм әлеге төр техниканы файдаланганда бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде.

   

Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International