Теләче муниципаль районындагы «Татавтодор» җәмгыятендә транспорт чараларын имин эшләтү буенча дәрес узды

2025 елның 21 марты, җомга

2025 елның 20 мартында «Татавтодор» АҖ Теләче филиалы базасында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче МР буенча баш инженер-инспекторы һәм Теләче муниципаль районы ЮХИДИ дәүләт инспекторлары катнашында машина йөртүчеләр, механизаторлар һәм автомашиналарны, тракторларны һәм юл-төзелеш машиналарын эксплуатацияләү өчен җаваплы вазыйфаи затлар белән ел саен үткәрелә торган дәрес узды.

Дәрес барышында транспорт чараларын йөртүчеләр гаебе белән булган һәлакәтләргә, юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләренә анализ ясалды, шулай ук үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын алда торган техник тикшерүгә әзерлек мәсьәләләре каралды.  Техник торышына, кызгылт сары төстәге ялтыравык маякларның, тышкы яктылык приборларының төзеклегенә аерым игътибар бирелде.

Юл машиналары гомуми файдаланудагы юлларда хәрәкәт иткәндә гамәлдәге юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, юл-төзелеш машиналарыннан файдаланганда куркынычсызлык таләпләрен үтәргә кирәк. Шулай ук автомобильләрне һәм үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләүгә бәйле сорауларга тулы җаваплар һәм шәрехләр бирелде.

 

Илфар Баев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International