2025 елның 20 мартында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2025 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурс үткәрү турында» 2025 елның 07 мартындагы 44/2-пр номерлы боерыгы нигезендә, Зеленодольск муниципаль районында конкурс узды. Комиссияне Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Шамил улы Борһанов җитәкләде. Комиссия составында шулай ук авыл хуҗалыгы идарәсе, дәүләт техник күзәтчелек вәкилләре, Зеленодольск муниципаль районының АСК хуҗалыклары белгечләре катнашты. Тикшерү барышында тракторларның, чәчү агрегатларының әзерлегенә, чәчү комплексларын ремонтлау сыйфатына һәм көйләүгә, хезмәтне саклау мәсьәләләренә һәм куркынычсызлык техникасына аерым игътибар бирелде. Механизаторларны хезмәткә түләү бәяләре белән таныштырдылар, язгы кыр эшләрендә хезмәт куючыларны стимуллаштыру турында нигезләмә хакында җиткерделәр.
Конкурс йомгаклары буенча: 1 урын – «ВЗП Заволжья» ҖЧҖ, 2 урын – «Ахунов И.Н.» КФХ, 3 урын – «Тауиле» АХҖК.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.