Аксубай муниципаль районында агросәнәгать комплексының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерделәр

2025 елның 21 марты, җомга

Комиссияне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АСК ИТТ бүлеге башлыгы И.Х.Габбасов җитәкләде.  Бәяләү комиссиясе 5 хуҗалыкны тракторларның, тырмалау, тукландыру, чәчү агрегатларының, чәчү комплексларының техник торышына, ремонт звеноларының булуына, күчмә эретеп ябыштыру агрегатының, күчмә ягулык салу җайланмасы белән  комплектлауга тикшерде. Хезмәтне саклау буенча, ремонтлау һәм язгы кыр эшләрен башкарганда травматизмны кисәтү буенча күрсәтмәләрдән башлап, механизаторларны махсус кием-салым белән тәэмин итүгә кадәр, киң спектрлы мәсьәләләргә дә игътибар бирелде.

Һәр пункт буенча баллар исәпләнде. Иң күп баллны «Аксу-Агро» агрофирмасы ҖЧҖ алды.

 

Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International