Баулы районы хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерләнәләр

2025 елның 21 марты, җомга

2025 елның 20-21 мартында, техник карауларны уздыру графигы нигезендә һәм ел саен үткәрелергә тиешле техник карауны уздыру кагыйдәләрен үтәү максатларында, «Бәкер» КФХ һәм «Миңнуллин Г.С.» КФХ хуҗалыкларында үзйөрешле техниканы карадылар.

Тикшерү барышында яктылык сигнализациясе торышына, янгын сүндергечләр һәм аптечкалар булуына, барлык төеннәрнең һәм механизмнарның төзеклегенә, аккан урыннарның булмавына, механизаторларның тиешле техника категориясендәге тракторчы-машинист таныклыклары булуына аерым игътибар бирелде.

Персонал белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү һәм техникадан имин файдалану буенча әңгәмә үткәрелде. Кисәтүләрсез карау узган техникага якын көннәрдә техник карау узу турында таныклык биреләчәк.

 

Руслан Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International