2025 елның 20 мартында Теләче муниципаль районында АСК оешмалары арасында 2025 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга хуҗалыкларның әзерлеге буенча игълан ителгән республика конкурсы кысаларында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең әзерлеген бәяләү буенча күчмә чара оештырылды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АСК ИТТ бүлегенең әйдәп баручы белгече – Яруллин Б.Ф. җитәкчелегендә, Теләче районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы – Низаметдинов Р.Х., Теләче районы буенча авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Баев И.Р., Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, җитәкчеләр һәм баш белгечләр катнашындагы комиссия хуҗалыкларны карап чыктылар.
Эш вакытында комиссия үзйөрешле техниканың, тракторларның төзек булуына һәм туфрак эшкәртү техникасының, чәчү комплексларының эшчәнлегенә, ремонтлау машиналарының, янгын сүндерү машиналарының булуына, хуҗалыкларда хезмәтне саклау буенча кирәкле чаралар үтәлешенә, механизаторларның һәм махсус эшчеләрнең махсус киемнәр һәм химик саклау чаралары белән тәэмин ителешенә, орлык материалы булуына, минераль ашламалар туплауга игътибар юнәлтте.
Конкурс йомгаклары буенча 1 урынны «Алан» ҖЧҖ һәм «Август Теләче» ҖЧҖ, 2 урынны «Игенче» ҖЧҖ һәм 3 урынны «Агролак» ҖЧҖ алды.
Илфар Баев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.