Нурлат муниципаль районының «Нурлат-агро» ҖЧҖ хуҗалыгында техник карау

2025 елның 21 марты, җомга

2025 елның 20 мартында «Нурлат-агро» ҖЧҖ хуҗалыгында үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга ел саен үткәрелергә тиешле техник карау уздырылды. Тикшерү барышында теркәү документлары, тиешле категориядәге идарә итү хокукына тракторчы-машинист таныклыклары булуы, беренчел медицина ярдәме күрсәтү һәм янгын сүндерү чаралары белән комплектланган булу-булмау тикшерелде.

Карау өчен барлыгы 22 берәмлек техника тәкъдим ителде. Барлык техника куркынычсызлык таләпләренә туры килә һәм техник карау нәтиҗәләре буенча аларга техник карау узу турында таныклык биреләчәк.

 

Дмитрий Кудряшов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International