2025 елның 20 мартында Әгерҗе районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2025 елгы язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерү буенча конкурс үткәрелде. «Татарский» агрохимия хезмәте үзәге» ФДБУ директоры А.А. Локманов җитәкчелегендә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АСК ИТТ бүлегенең әйдәүче белгече Р.Р. Идрисов катнашындагы комиссия район хуҗалыкларының чәчү эшләренә әзерлеген бәяләделәр. Комиссия эшендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Р.Н. Гыймадиев, Әгерҗе районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы К.В. Гыймазов, шулай ук районның агросәнәгать комплексы җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Комиссия район хуҗалыкларында техниканың әзерлеген югары бәяләде.
Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.