Балтач муниципаль районы хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерү

2025 елның 21 марты, җомга

2025 елның 19 мартында Балтач муниципаль районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2025 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурс үткәрү турында» 2025 елның 07 мартындагы 44/2-пр номерлы боерыгы нигезендә конкурс узды. АСК хуҗалыклары техникасының Балтач районында язгы кыр эшләренә әзерлеген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АСК инженер-техник тәэмин итү бүлегенең әйдәүче белгече Яруллин Булат Фәрит улы җитәкчелегендәге комиссия бәяләде. Комиссия составына Балтач районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, ТР Балтач муниципаль районы буенча дәүләт техника күзәтчелек бүлеге башлыгы,  Балтач районы авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре керде. Тикшерү барышында хуҗалыклар җитәкчеләренә һәм белгечләренә эшләрне оештыру һәм башкару технологияләре буенча тәкъдимнәр бирелде, тракторларның әзерлегенә, ремонтның сыйфатына һәм чәчү комплексларын көйләүгә, орлык материалы һәм ашламалар булуына, хезмәтне саклау һәм техника иминлеге мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Механизаторларны хезмәт хакы бәяләре белән таныштырдылар, язгы кыр эшләрендә эшләүчеләрне стимуллаштыру турындагы нигезләмәләр турында җиткерделәр, шулай ук техник тикшерүләр уздыру һәм үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләү мәсьәләләренә дә тукталдылар. Чара нәтиҗәләре буенча нәтиҗәләр ясалды һәм киңәшләр җиткерелде.

 

Марат Габдрахманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International